Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иманшику буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1743 елгы мәгълүматлар буенча, авыл мәчете җимерелгән була. 1883 елда янган мәчет урынына яңа мәчет төзелә (гыйбадәт кылулар 1960 елларга кадәр дәвам итә, 1989 елдан кабат эшли башлый; халык төзелеш сәнгате традицияләрендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 734 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдекбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Сәрдекбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл канат” колхозы оештырыла, 1952 елдан – “Тырыш” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1960 елдан – “Россия” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1994 елдан – “Уңыш” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2003 елдан – “Уңыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Уңыш” бүлеге), 2015 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл зиратында таш һәйкәл үрнәге буенча эшләнгән кабер өстенә куелган агач һәйкәл сакланган. Калын тактага уеп язылган язулар (гарәп графикасы белән язылган татар шигыре һәм һәйкәлнең ян-якларына язылган гарәп телендәге шигырьләр) 1918 елның 13 апреленә карый.

1995 елда археография экспедициясе барышында авылда XIX йөзгә нисбәтле яхшы хәлдә сакланган 20дән артык кулъязма китаплар табыла. Аларның күбесе Түнтәр мәдрәсәсендә язылган.

Күренекле кешеләре

А.М.Фәхриев (1947 елда туган) – уйлап табучы, техник фәннәр кандидаты, И.М.Губкин исемендәге бүләк лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 177,
1920 елда – 443,
1926 елда – 425,
1938 елда – 420,
1949 елда – 316,
1958 елда – 265,
1970 елда – 281,
1979 елда – 276,
1989 елда – 266,
2002 елда – 291,
2010 елда – 258,
2017 елда – 298 кеше (татарлар).