Биографиясе

1959 елның 6 июлендә Яшел Үзән районы Кызылъяр авылында туган.

Казан университетын (1981), ВЛКСМ Үзәк Комитетының Югары комсомол мәктәбен (1986) тәмамлый.

1981–1984 елларда «Зеленодольская правда» (Яшел Үзән шәһәре) газетасында хәбәрче булып эшли.

1986 елдан «Молодёжь Татарстана» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары.

1995 елдан «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире.

Иҗаты

Мәкаләләре «Идел», «Ялкын» журналларында, « Татарстан яшьләре», «Известия Татарстана» газеталарында басыла. «Суверенитет турында йөз хатирә»(«100 историй о суверенитете», 2000), «Кырым татарлары, яки Сталиннан сәлам!» («Кырымские татары, или Привет от Сталина!», 2009) исемле китаплар авторы.

Бүләкләре

ТРның Журналистлар берлеге бүләге лауреаты (1990, 2001). Медальләр белән бүләкләнә.