Биографиясе

1898 елның 1 (13) гыйнвары, хәзерге Чуаш Республикасының Батыр районы Бикшик авылы – 1942 елның 1 августы.

Мулла гаиләсендә туа.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала (1907–1916). 1916 елда үзлегеннән әзерләнеп Казан татар укытучылар мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра.

Укытучы булып эшли, бер үк вакытта «Таң» (1918–1920), «Кызыл Армия» (1921), «Татарстан» (1921–1924), «Безнең байрак» (1922–1924) газеталарында мөхәррир вазифаларын башкара.

Ф.Бурнаш – «Чаян» журналын оештыручыларның берсе һәм аның беренче мөхәррире (1923–1924).

1924–1928 елларда партия оешмаларында эшли, 1927–1928 елларда Татар академия театры директоры була, 1930 елларда Татарстан Дәүләт нәшриятында һәм Татар опера һәм балет театры каршындагы опера студиясендә эшли.

1922 елда Ф.Бурнаш ТАССР Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы булып сайлана.

Репрессияләр чоры корбаны. Милләтчелектә гаепләнеп 10 елга лагерьга сөрелә. 1942 елда атылуга хөкем ителә. Вафатыннан соң аклана.

Иҗаты

Әдәби эшчәнлеге 1910 еллар уртасында башлана: «Сәйяр» труппасы өчен С.Найденовның «Дети Ванюшина» («Ванюшин балалары», 1914) пьесасын тәрҗемә итә, үзенең беренче «Язмыш» (1914, куела 1917), «Сукбай» (1915, куела 1917), «Саташкан кыз» (1916, куела 1917) пьесаларын яза.

«Аң», «Ак юл» журналларында беренче шигырь һәм поэмаларын, яшь авторга киң танылу китергән «Таһир-Зөһрә» (1917, куела 1918) трагедиясен, «Яшь йөрәкләр» (1917, куела 1918) комедиясен бастыра.

Гражданнар сугышы елларында иске тормышны инкарь итү, социаль гаделлек өчен көрәш, җәмгыятьне революцион үзгәртү мотивлары белән сугарылган 15 тән артык поэма, шигырь, хикәяләр, памфлетлар иҗат итә. Киләчәктә ул мотивлар «Камали карт» (1925) комедиясендә, «Адашкан кыз» (1920–1926, куела 1927) драмасында, «Хөсәен мирза» (1919–1926, куела 1927) трагедиясендә, «Илһам» (1928) сатирик комедиясендә үсеш ала.

Бу пьесаларның геройлары гомерләрен халыкны социаль яктан азат итүгә багышлыйлар, яңа моральне яклап чыгалар.

Романтик «Лачыннар» (1931, куела 1933) драмасында, тарихи-революцион «Таң» (1932) драмасында Гражданнар сугышы вакыйгалары тасвирлана; «Олы юл белән» (1929–1930) драмасында, «Ялгыз Ярулла» (1940) комедиясендә крәстияннең колхоз тормышында үз урынын табуга омтылышы күрсәтелә; «Тукучы Әсма» (1931, куела 1932) драмасында производство темасы чагылдырыла; «Мин калдырдым пар казанын» (1930) поэмасында хосусый милекчелек психологиясенең яңа туып килгән социалистик коллективизм принциплары белән каршылыгы күрсәтелә.

Ф.Бурнаш «Колхозчылар маршы»на текст (1933), хатирәләр («Мәҗит ага хатирәсе», 1934; «Горький истәлеге», 1936) һәм башка әсәрләр яза.

Татар теленә А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романын (1939), Л.Н.Толстойның «Хаджи Мурат» («Хаҗи Морат», 1935) повестен, И.С.Тургеневның «Отцы и дети» («Аталар һәм балалар», 1932), М.Горькийның «Мать» («Ана», 1933), Н.А.Островскийның «Как закалялась сталь» («Корыч ничек чыныкты», 1936–1937; А.Шамов һәм Г.Хәбиб белән берлектә) романнарын тәрҗемә итә.

Ф.Бурнаш – татар совет әдәбиятының һәм театр сәнгатенең идея-эстетик принциплары формалашуда билгеле бер роль уйнаган биш опера либреттосы (шул исәптән «Таһир-Зөһрә», «Шатлык», «Яшь йөрәкләр»), хикәяләр, күпсанлы публицистик мәкаләләр, рецензияләр авторы.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 1959.

Яшь йөрәкләр: пьесалар, шигырьләр, поэмалар. Казан, 1969.

Әдәбият һәм сәнгать турында: мәкаләләр, рецензияләр. Казан, 1978.

Яшь йөрәкләр: пьесалар, хатлар. Казан, 1988.

Әдәбият

Татар пьесалары: антология. Казан, 1987. 1 кит.

История татарской советской литературы. М., 1965.

Драматург, оставшийся поэтом // Ахмадуллин А. Горизонты татарской драмы. Казань, 1983.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин