Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2,1 мең кв.км. Үзәге – Пономарёвка авылы (Оренбургтан 220 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14543 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2729 кеше (1989 елда – 3033, 2002 елда – 3184 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясен Идел буе татарлары 1740 елларда Яңа Мәскәү юлы төзелешенә нисбәтле рәвештә үзләштерә башлый. Бу чорда Нәүрүз (2015 елда – 1875 кеше) һәм Дүсмәт (642) авыллары нигезләнә, хакимият аларда почта станцияләре урнаштыра, һәм халыкны ям хезмәтен үтәргә мәҗбүр итә.

1747 елгы мәгълүматларга караганда, Нәүрүз авылында – 123 кеше, Дүсмәт авылында 117 кеше яши; 1815 елның җиденче ревизия мәгълүматлары буенча Нәүрүз авылында ям йөрүче – 519, рекрутлык хезмәтендә – 50 дәүләт крәстияне, 2 солдат һәм 12 типтәр исәпләнә.

1917 елга кадәр монда 2 мәчет, алар каршында мәктәпләр эшли. Беренче мәчет XVIII йөзнең икенче яртысында төзелә, 1854 елда яңадан төзелә. Икенче мәчет 1860 елда төзелә, 1900 елда яңадан төзелә.

1923 елда – уку өе, 1933 елда – башлангыч мәктәп, 1954 елда урта мәктәп ачыла. Хәзерге вакытта Дүсмәт авылы мәктәбендә, шулай ук Нәүрүз авылы мәктәбенең урта һәм өлкән сыйныфларында татар теле предмет буларак, башлангыч сыйныфларда факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

«Ак каен» балалар бакчасы эшли (Нәүрүз авылы). Җирле китапханәдә милли әдәбият бүлеге; Нәүрүз һәм Дүсмәт авыллары китапханәләрендә Г.Тукайга һәм М.Җәлилгә багышланган китап күргәзмәләре, татар халкының көнкүреш кирәк-яраклары музейлары эшли.

Нәүрүз авылы мәдәният йорты каршында «Сандугач» халык фольклор ансамбле (1993 елдан), «Сердәш» фольклор коллективы (2005 елдан), «Чулпан» вокаль төркеме (2008 елдан), «Дуслык» (2006 елдан), «Фантазия» (2006 елдан), «Солнышко» (2008 елдан), «Миляш» (2009 елдан), «Звездочки» (2010 ел) балалар бию коллективлары, Дүсмәттә «Чишмә» (1998 елдан – халык ансамбле), «Ләйсән» (2006 елдан), «Мизгелләр» (2015 елдан ) халык үзешчән коллективлары бар.

Районның татар торак пунктларында Сабан туе, Нәүрүз, Карга боткасы бәйрәмнәре үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Химия фәннәре докторы З.Т.Вәлишина, юниорлар арасында ирекле көрәш буенча дөнья һәм Европа беренчелегендә приз иясе Л.Р.Сөләйманова тормышы һәм эшчәнлеге Пономарёвка районы белән бәйле.