Чын фамилиясе Рәхмәтуллин.

Биографиясе

1878 елның 25 июне, Казан – 1947 елның 24 июне, шунда ук.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Истанбул университетының сәнгать факультетын тәмамлый.

Иҗаты

Әдәби тәнкыйть эшчәнлеген 1906 елда «Казан мөхбире», «Йолдыз» газеталарында, соңрак «Аң» журналында башлый.

Ул даими рәвештә тарих, әдәбият, сәнгатькә караган мәкаләләр, татар театрлары труппаларының агымдагы репертуарында урын алган спектакльләргә төгәл анализ бирелгән рецензияләр бастыра. «Сәйяр» труппасы спектакльләренең беренче профессиональ театр рецензентларыннан берсе. Кәрамның тәнкыйди күзәтүләре һәм рецензияләре беренче профессиональ татар актёрларының башкару осталыкларын һәм татар тамашачысының гомуми театраль культурасын камилләштерүгә ярдәм итә.

1917 елдан соң «Татарстан хәбәрләре», «Эш», «Кызыл Шәрекъ яшьләре» газеталарында татар театры тарихы буенча мәкаләләр, татар сәхнәсе осталары турында очерклар бастыра. М.Горькийның «Мещаннар» (1916), У.Шекспирның «Отелло» (1920), «Король Лир» (1925) пьесаларын; В.М.Керженцевның «Иҗади театр» исемле теоретик хезмәтен татарчага тәрҗемә итә.

1920 еллар ахырында Пролетар культ идеологлары тарафыннан «буржуаз-милләтчелек»тә гаепләнә һәм публицист эшчәнлегеннән читләштерелә.

Автор – А.Р.Габәши