Тарихы

1627 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кырлы исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880–1890 елларда – авылда мәчет, 1912 елда икенче мәчет төзелә (1930 елга кадәр эшли, 1931 елда манарасы сүтелә, бинасында мәктәп урнаша, 1948 елда янып юкка чыга).

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, пар белән эшләүче такта яру заводы, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1341,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Усали авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Тимер юл” колхозы оештырыла (Күкчишмә авылы белән бергә), соңрак “Шверник”, “Үрнәк” исемнәре белән атала. 1959 елдан авыл Куйбышев исемендәге колхоз составында (Усали (үзәк утары), Владимир, Баскан, Бөрсет-Сукачы, Күкчишмә авыллары), 1993 елда “Татарстан” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә; 1993 елда авыл бригадасы (Күкчишмә авылы белән) “Усалиагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенә берләштерелә.

Авыл янында известьташ чыганагы бар.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда авылда мәчет бинасында мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1978 елда яңа кирпеч бина төзелә), 2008 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (хәзерге вакытта мәктәп вакытлыча эшләми).

Авылда китапханә (1953 елдан), клуб (1990 елдан), мәчет (1996 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Х.Бәдигый (1887–1940) – тел галиме, фольклорчы, татар фольклоры җыентыкларын төзүче, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслеге авторы;

Э.Х.Кадыйрова (Вафина) (1960 елда туган) – филология фәннәре кандидаты, доцент.

Халык саны

1782 елда – 98 ир-ат;
1859 елда – 615,
1897 елда – 1008,
1908 елда – 1170,
1920 елда – 1203,
1926 елда – 1137,
1949 елда – 760,
1958 елда – 944,
1970 елда – 866,
1979 елда – 741,
1989 елда – 506,
2002 елда – 407,
2010 елда – 339,
2017 елда – 285 кеше (татарлар).