Тарихы

1583 елдан Савина исеме белән билгеле.

Халкы башта Зөя Успение Богородица монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

1882 елда (башка мәгълүматлар буенча 1881 елда) авылда катнаш бер сыйныфлы укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1884 елда – 22 ир бала һәм 17 кыз бала, 1890 елда – 31 ир бала һәм 6 кыз бала укый), 1893 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1893 елда – 22 ир бала һәм 8 кыз бала, 1900 елда – 22 ир бала һәм 10 кыз бала, 1910 елда – 24 ир бала һәм 9 кыз бала укый).

XX йөздә авылда 1 су һәм 7 җил тегермәне, йон тетү йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1342 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Введение в храм Пресвятой Богородицы чиркәве (Введенский Бистәсе авылы) приходына карый. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары (75 кеше) яши.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Введенский Бистәсе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елдан авыл “Свияжский” совхозы составында (Введенский Бистәсе авылы) (1997–2011 елларда “Свияжский” агросоюзы).

Революциядән соң башлангыч мәктәп ачыла (2007 елда ябыла).

Мәдәният

Авыл янында “Свияжские холмы” курорты урнашкан (1300 кешегә исәпләнгән), анда тау чаңгысы комплексы, сноупарк, чаңгы узышлары һәм тюбинг өчен трассалар, ябык һәм ачык бассейннар, гольф уены кыры, пляж, велотрассалар бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Савино табылдыгы (неолит дәвере) ачыклана.

Халык саны

1646 елда – 66,
1782 елда – 85 ир-ат;
1859 елда – 356,
1908 елда – 529,
1920 елда – 589,
1926 елда – 550,
1938 елда – 301,
1949 елда – 212,
1958 елда – 171,
1970 елда – 159,
1979 елда – 103,
1989 елда – 84,
2002 елда – 51,
2010 елда – 47,
2017 елда – 42 кеше (руслар, татарлар).