- РУС
- ТАТ
Сәнгать тәнкыйтьчесе, нашир, коллекционер, рәссам
1880 елның 7 марты, Санкт-Петербург – 1935 елның 24 ноябре, Мәскәү.
Сәнгать академиясендә укый (тәмамламый). 1905 елдан Казан өязендәге хуторында, 1920 елдан Иваново-Вознесенск губернасында яши.
1908–1913 елларда Казандагы вакытлы матбугат белән хезмәттәшлек итә («Волжское утро», «Волжские дали», «Казань» һәм башкалар), аларга Казан сәнгать мәктәбе укучыларын җәлеп итә.
1909 елда «Яшьлек әкияте» исемле китабы дөнья күрә, аны бизәүдә танылган рус рәссамнары Е.Е.Лансере (тышлык) һәм Б.М.Кустодиев (иллюстрация) катнаша; 1910 елда «На рассвете» нәшриятын оештыра һәм үз мөхәррирлегендә «На рассвете» (1910) һәм «Зилант» (1913) әдәби-нәфис альманахлары, XX йөз башы Казан китап продукциясе арасында сәнгатьле итеп махсус иллюстрацияләнгән беренче басмалардан «Д.И.Митрохин» (1912), «Н.К.Рерих» (1912) китапларын чыгара. 1912 елда нәшриятын Н.Н.Андреевка тапшыра.
А.Мантель зәвык һәм сәнгать проблемаларын яктырткан эссе, кыска язмалар, редакция мәкаләләре, хикәя, нәсер, драма әсәрләре бастыра, аерым мәкаләләре декадентлыкка, кубизм, футуризмга багышлана; К.Гамсун, Э.По, И.И.Левитан, Я.Ф.Циоглинский иҗатлары турында яза, үзенең рәсем һәм шаржларын бастыра.
1910 елда А.Мантель Казандагы Дворяннар җыены залларында «Мир искусства» сәнгать берләшмәсе әгъзаларының һәм аңа якын рәссамнар А.Н.Бенуа, Б.М.Кустодиев, И.С.Петров-Водкин, Н.К.Рерих, Е.Е.Лансере һәм башка әсәрләреннән беренче күргәзмә оештыра.
1913 елдан А.Мантельның сәнгати карашлары кискен үзгәрә. «Неофутуризм» исемле җыентыгы басылып чыгу Д.Д.Бурлюк, В.В.Маяковский, В.И.Каменскийның Казандагы гастрольләре вакытына туры килә; А.Мантель алар белән җыентык битләрендә бәхәс алып бара. Басма провинциаль квазифутуризмның үзенә бертөрле үрнәге була һәм матбугатта кискен тәнкыйть кузгата, аерым алганда, П.П.Драверт үткен чыгыш ясый; шуңа карамастан, А.Мантель җыентыкның 2 нче басмасын чыгарып өлгерә.
А.Мантельның сәнгать коллекциясендә «Сәнгать дөньясы» рәссамнары һәм аңа иҗат юнәлеше буенча якын торган рәссамнар: Б.И.Анисфельд, А.Н.Бенуа, А.Ф.Гауш, Б.М.Кустодиев, Е.Е.Лансере, Г.К.Лукомский, Н.К.Рерих һәм башкалар графикасыннан, шулай ук С.Ю.Жуковский, А.М.Кокорев, С.Ф.Колесниковның нәкышь картиналарыннан торган Казанда бердәнбер тупланма формалаша. А.Мантель тупланмасындагы аерым әсәрләр «Рус рәссамнары берлеге», «Сәнгать дөньясы» күргәзмәләренә куела, «Апполон», «Сатирикон», «Весы» журналларында күчереп басыла, А.Мантельның үз басмаларында дөнья күрә.
1919 елда, П.М.Дульский үтенече буенча, А.Мантель тупланмасы ТАССР Халык мәгариф комиссариатының музейлар һәм борынгы һәйкәлләрне саклау эшләре бүлеге карамагына алына һәм Тәтеш, Козьмодемьянск, Казан губерна музейлары арасында бүленә (әсәрләрнең бер өлеше ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Козьмодемьянск тарих-сәнгать музей-тыюлыгында саклана). 1920 елда А.Мантель тупланмасындагы әсәрләрнең бер өлеше «Казан губерна музее сәнгать бүлегенең яңа табышлары» күргәзмәсенә куела.
1919–1920 елларда А.Мантель Тәтеш өязе буенча агент сыйфатында музейлар һәм борынгы ядкәрләрне саклау бүлегенә эшкә җәлеп ителә. 1920–1930 елларда туку фабрикалары өчен рәсемнәр иҗат итә, Иваново өлкәсендәге Плёс шәһәре картиналар галереясында эшли.
А.Мантель – «Утарда кояш байый», «Л.Н.Толстой вафат булган урын», «Балыклар», «Пейзаж» (барысы да – 1910 еллар), «Чиркәү», «Кич», «Шәһәр», «Совет бизәлеш үрнәге» (барысы да – 1920) нәкышь әсәрләре, «Сәнгать академиясе профессорлары күргәзмәдә көндәшләрнең картиналарын карыйлар һәм аларга рәссам исеме бирәләр», «Депрейс һәм ирләр», «Евгений Геркен», «Парижда Бастилия колоннасы» шаржлары (барысы да – «Жизнь» журналы, 1912, №2) авторы.
Мантель А.Ф. Советча бизәлеш үрнәге. 1920
Катыргы, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Казандагы 1 нче дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәсендә (1920), Россия Сәнгать академиясенең Иваново-Вознесенск филиалындагы 3 нче картиналар күргәзмәсендә (Иваново-Вознесенск, 1930) катнаша.
Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
В наши дни: Драма // Волжские дали. 1908. Вып. 11.
Заметки о новом искусстве // Волжское утро. 1908. № 1.
И.И.Левитан // Волжские дали. 1908. Вып. 13.
Популярность искусства // На рассвете. Казань, 1910. Кн. 1.
О кубизме // Жизнь. 1913. № 4.
Рисунки для тканей. М.–Л., 1930.
Десятилетие служения искусству. А.Ф.Мантель. Казань, 1912.
Первая государственная выставка искусства и науки в Казани. Казань, 1920.
Корнилов П.Е. Художественное собрание Тетюшского музея // Записки Тетюшского музея. 1927. № 1.
Ключевская Е.П. А.Ф.Мантель и его коллекция // Музей в системе ценностей евразийской культуры. Казань, 2000.
Знаменская Е.Н. Драматические коллизии А.Мантеля // Мир музея. 2006. №3.
Авторы – Е.П.Ключевская, А.А.Виноградова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.