- РУС
- ТАТ
(Никифоров Иван Иванович) дин эшлеклесе, дин гыйлеме кандидаты (1918)
1879 елның 27 марты, Казан губернасы, Мамадыш өязе Олы Мәшләк авылы – 1937 елның 4 феврале, Курск шәһәре.
Керәшен татарлардан.
Уфа руханилар семинариясенең 4 сыйныфын (1899), Тобол руханилар семинариясен (1914), Казан руханилар академиясен (1918) тәмамлый.
1899 елдан Омск шәһәрендәге кафедраль собор дьяконы, 1903 елдан Омск епархиясенең Фёдоровское, 1906 елдан Лаптев Лог авылларында, 1912 елдан Семипалатинск шәһәрендәге Казаклар чиркәвендә рухани. 1918 елдан Омск приход храмының настоятеле.
1925 елдан монахлыкта.
1925 елдан Семипалатинск епискобы, Омск епархиясе викарие, 1928 елдан Семипалатинск һәм Усть-Каменогорск шәһәрләренең епархия епискобы, 1936 елдан Орёл епискобы.
1937 елда кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә; үлгәннән соң аклана.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.