- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лаеш районындагы авыл. Лаеш шәһәреннән 33 км төньяк-көнбатыштарак, Казан – Атабай автомобиль юлы буенда урнашкан
XVII йөз ахырында нигез салына. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1770 елда гвардия сержанты П.Н.Белавин (Мәскәүдә яши) милкендә 44 ир-ат исәпләнә. 1861 елда авыл алпавыт Селезнёв һәм статский советник С.С.Могилатов карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 390,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.
Хәзер Хәерби авыл җирлеге составында.
1932 елда авылда “Победитель” колхозы оештырыла, 1950 елда – авыл “Комсомолец” колхозы (үзәк утары юкка чыккан Чемерцы авылында була), 1960 елда – “Столбище” совхозы составына керә. Хәзер фермер хуҗалыгы эшли (ат, ишәк, качыр, дөяләр үрчетелә).
Авыл янында Куст, Саф (ТРның табигать истәлеге), Чардаклы күлләре бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.