Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм (фаразларның берсе буенча, 1680 елда нигезләнә). 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында тегермән һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1632 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай кантонының Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Красный Октябрь авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Пятилетка» колхозы оештырыла. Соңрак – Булганин исемендәге колхоз (үзәк утары – Екатериновка авылы; колхозга шулай ук Новопоселенная Лебёдка авылы хуҗалыклары да керә), 1957 елдан –«Красный Октябрь» совхозы (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1961 елдан – «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы) эшли.

2004 елда «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы бетерелә, аның карамагындагы җирләр «Кулон» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә тапшырыла.

Авыл халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2007 елдан – Петропавел төп белем бирү мәктәбе филиалы), клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Төзекләндерелгән «Екатериновка» чишмәсе бар.

Халык саны

1859 елда – 393,
1897 елда – 612,
1908 елда – 667,
1920 елда – 809,
1926 елда – 550,
1938 елда – 719,
1949 елда – 637,
1958 елда – 615,
1970 елда – 347,
1979 елда – 203,
1989 елда – 83,
2002 елда – 152,
2010 елда – 115,
2020 елда – 106 кеше (руслар – 77%, татарлар – 22%).