Бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр, куаклар һәм агачлар. 100 дән артык ыруг һәм якынча 3 мең төре билгеле; бөтен Җир шарында диярлек, башлыча Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик зоналарында таралганнар.

Татарстан территориясендә 21 ыругы һәм 91 төре бар. Яфраклары чиратлашкан яки каршыдаш, гади яки катлаулы, төпчек яфраклы. Чәчәкләре ак, алсу, ачык кызыл төстә, берле яки чук, калкан, себеркәч чәчәк төркемендә, 5 өлешле чәчәк тирәлекле. Җимешләре — күптабакча, тартмачык, каты төшле алма.

Роза чәчәклеләр арасында — төшле, каты төшле һәм җиләкле җимеш культуралары (алмагач, груша, чия, кура җиләге, каен җиләге һәм башкалар), декоратив (тубылгы куагы, роза, миләш), дарулы (тәпичә, кура җиләге, кызылбаш, дүләнә), витаминлы (гөлҗимеш, миләш), баллы (кара бөрлегән, кызылбаш, бишьяфрак, алмагач һәм башкалар) үсемлекләр күп.

Тәбәнәк бадәм, ак тәпичә, төз тәпичә, сары мәтрүшкә яфраклы тубылгы куагы ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Җыерчыклы роза