Биографиясе

1940 елның 1 мае, Балык Бистәсе районы Яншык авылы — 2022 елның 9 декабре, Казан.

Казан театр училищесен (1961), Казан университетын (1981) тәмамлый.

1961 елдан Татар филармониясендә сөйләм жанры артисты, 1969 елдан ТАССР Язучылар берлегенең пропаганда бюросы директоры урынбасары, 1972 елдан Татар дәүләт академия театрында баш администратор, 1974 елдан Казан курчак театры директоры, 1979 елдан Татар драма һәм комедия театры директоры, 1984 елдан ТАССР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 1996 елдан Зур концерт залы директоры, 2009 елдан Заманча музыка үзәге директоры.

2012 елдан Казан театр училищесендә укыта.

Иҗаты

«Әйләнеп кайтыгыз» (1985), «Туй күлмәге» (1990) шигырь җыентыклары, «Җырлыйсы җырларым бар әле» (2005), «Язгы ташкын булып» (2010) шигырь һәм публицистика җыентыклары авторы.

Иҗатының төп темасы — туган илгә, туган йортка мәхәббәт. Шиһапов поэзиясенә халык поэтикасы, моң, гадилек һәм эчкерсезлек хас.

Шиһапов шигырьләренә композиторлар С.Ибраһимов, Р.Яхин, С.Садыйкова, Р.Хәсәнов көйләр иҗат итәләр.

«Абага чәчәге» (Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча; Казан курчак театрында куела, 1977), «Кара йөзләр» (М.Гафуриның шул ук исемдәге романы буенча; Казан курчак театрында куела, 1980), «Кошның да үз оясы була» (Г.Ахуновның «Хәзинә» романы буенча; Татар драма һәм комедия театрында куела, 1982) инсценировкалары авторы.

Әдәбият   

Хәмидуллин Л. Күп кырлы иҗат иясе // Казан утлары. 2005. №5.