Мәйданы 12,6 мең км2.

Идел буе калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешен алып тора. Иң зур биеклеге (280 м) Чүпрәле районының көньяк-көнбатышында. Идел алды, Зөя елгасының түбәнге агымындагы үзәне белән мәйданнары буенча якын 2 өлешкә бүленә: көнчыгыш өлеш рельефы буенча калкулыклы һәм катлаулы, көнбатыш өлешенең биеклеге кимрәк һәм тигезрәк.

Елга челтәренең тыгызлыгы күбесенчә 0,3-0,4 км/км2. Зөянең аеруча зур кушылдыклары: Чынлы, Карлы, Бола, Гөбенә (сул) һәм Кылна, Үләмә, Сөлчә (уң). Төбәкнең төньяк өлештәге өслеге Пермь системасының Казан һәм татар яруслары токымнарыннан (известьташ, доломит, гипс, мергель) тора.

Буа шәһәреннән көньяктарак урнашкан киңлекләрдә юра һәм түбән акбур системасы балчыклары һәм комташлары, көньяк-көнбатыш читендә югары акбур системасының известьле мергельләре аеруча таралыш алган. Балчык утырмаларда шуышмалар көчле җәелә бара.

Казан ярусының известьташ һәм гипсларында карст упкыннары бар. Идел үзәненең уңъяк сөзәклегендә мәгарәләр комплексы формалашкан. Идел алды климаты чагыштырмача җылы һәм дымлы җәй, салкынча һәм уртача карлы кыш белән аерыла. Гыйнварның уртача күпьеллык температурасы көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба -13°C тан -13,6 °C ка кадәр, июльдә – көнбатыштан көнчыгышка таба 18,9 °C тан 19,6 °C ка кадәр үзгәрә. Иң түбән абсолют температура -48 °C (1942, Буа), иң югары температура 39 °C (1971, Буа). 1960 еллар уртасыннан гыйнварда уртача температура 1,5-1,6 °C ка, июльдә 0,1-0,3 °C ка арта.

Суык булмаган вакыт озынлыгы көнбатыштан көнчыгышка таба 125 тән 146 көнгә кадәр тирбәлә. Еллык явым-төшем 500-540 мм, шул исәптән җылы чорда 340-360 мм тәшкил итә. Кар капламының калынлыгы 32-43 см.

Идел алды урман-дала зонасында урнашкан. Аның төньяк өлешендә соры һәм көрән-соры урман туфраклары, көньякта, мезозой балчыкларында, селтесезләнгән һәм көлсуланган кара туфраклар формалашкан. Соңгы 200 елда Идел алдының урманлылыгы 3 тапкыр кимегән (10% ка кадәр). Яфраклы урманнарның шактый зур өлеше көньяк-көнчыгышта (Чуртан тауларында) сакланган.

Авыл хуҗалыгы җирләре (нигездә, сөрү җирләре) көнчыгышта барлык мәйданның 50-60%н, көнбатышта 80-85% ка кадәрен алып тора. Файдалы казылмалардан балчык, известьташ чыганаклары гадәти, гипс һәм янучан сланецларның республикадагы төп сәнәгый запаслары тупланган, битум, акбур, фосфорит, цеолит чыганаклары бар.

Идел алды төбәгендә аеруча сакланулы табигать истәлекләре шактый күп билгеләнгән. Идел елгасы үзәненең уңъяк текә сөзәклегендә, югары Пермьнең югары Казан һәм түбән татар асярусларында халыкара әһәмияткә ия киселешләр ачыла.

Беренче 2 се ЮНЕСКОның дөньякүләм геологик мирасы исемлегенә кертелгән (1998). Иделнең уңъяк ярында шулай ук табигать саклаулыклары урнашкан: «Зөя» комплекслы табигать тыюлыгы, Лобач тавы, Лабыш таулары, Озын Алан. Төрле районнарда табигать истәлекләре билгеләнгән: урман (Тау наратлыгы, Турминка урман дачасы, Кайбыч имәнлекләре, Тархан имәнлекләре); ботаник (Кликовка сөзәклеге, Тәмте кылган даласы, «Таштау», Кирәмәт); зоологик (Яңа Тинчәле сөркә (байбак) колониясе, Үтинкә сөркә (байбак) колониясе); елгалар – (Зөя, Үләмә, Бәрле, Сөлчә); күлләр – (Сал күле, Сабакай күле, Урман күле, Карамалы күле, Күл, Зур күл).