Тарихы

1640 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык, Самара губернасына китеп эшләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша.

Авыл җәмәгатенең имана җире 684,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волосте үзәге. 1921 елдан ТАССРның Алабуга кантонында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга районында.

Хәзер Костенеево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Звезда” колхозы оештырыла, 1969 елда “Звезда” совхозы итеп үзгәртелә. 1995–2001 елларда “Звезда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001–2008 елларда “Газовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Сапфир” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Костенеево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1980 еллар уртасына кадәр авылда клуб эшли.

Халык саны

1859 елда – 249,
1887 елда – 361,
1905 елда – 391,
1920 елда – 424,
1926 елда – 384,
1938 елда – 396,
1949 елда – 343,
1958 елда – 250,
1970 елда – 212,
1979 елда – 170,
1989 елда – 109,
2002 елда – 119,
2010 елда – 106,
2017 елда – 93 человека (руслар – 70%, татарлар – 24%).