Биографиясе

1887 елның 25 сентябре, Волынь губернасы, Иске Константиновка өязе Красилово авылы – 1954 елның 10 августы, Йошкар-Ола шәһәре.

1910 елда Казан университетын тәмамлый. 1910–1919 еларда Казан югары хатын-кызлар курсларында укыта. Бер үк вакытта, 1914–1922 һәм 1932–1937 елларда, Казан университетында: 1918–1922 елларда гомуми тарих кафедрасы профессоры, 1932 елдан педагогика кафедрасы мөдире һәм проректор.

1922–1938 елларда Казан педагогика институтында: ректор (1922–1929), проректор (1929–1932).

1938 елда репрессияләнә, 1946 елга кадәр тоткынлыкта була (1956 елда үлгәннән соң аклана). 1946 елдан Мари педагогика институтының гомуми тарих кафедрасында профессор.

Тарих һәм җәмгыять белемен укыту методикасы буенча хезмәтләр авторы, аларда укучыларның дәрестә актив эшчәнлеген, күрсәтмә әсбапларны һәм экскурсияләрне киң куллану укыту процессының аерылгысыз өлеше итеп алына, тәрбия һәм укытуның новаторлык алымнары эшләнә. Идеологик тәрбия бирүгә, укучыларда коммунистик карашлар формалаштыруга зур игътибар бирә. С.П.Сингалевичның гомуми тарих историографиясе буенча хезмәтләре вульгар социологизмга күчә баручы сугышчан марксистик карашлардан чыгып язылган.

Хезмәтләре

Методика истории: Принципы, теория и пути к практике. Казань, 1918.

Лабораторное преподавание истории в школе первой ступени: Теоретические основы преподавания. Казань, 1921.

Обществоведение в трудовой школе. Казань, 1925.

Первый Интернационал в научной историографии. Казань, 1925.

Великая французская революция: Очерки историографии. Казань, 1929.

Әдәбият

Адо В.И., Фишер И.Р. Сергей Платонович Сингалевич: творческий поиск. Судьба наследия // История и историография зарубежного мира в лицах. Самара, 1996. Вып. 1.