Эчтәлек

Туган телнең йогынтысы нәтиҗәсендә өйрәнелә торган телнең нормалары һәм системасыннан читкә китүләрдә чагыла; акцент буларак беленә. Телнең барлык өлешләренә хас, аеруча фонетикада күзәтелә.

Интерференциянең төп чыганагы – туган тел һәм өйрәнелә торган тел системаларындагы аермалар.

Лингвистик табигате буенча интерференция телнең барлык өлешләрендә күзәтелә (фонетик, лексик-фразеологик, грамматик интерференция) һәм аның берничә төре бар:

  • аерып бетермәү (туган телдә булмау сәбәпле, өйрәнелә торган телдәге дифференциаль билгеләрне аерып бетермәү): «лекция», «в целом» һ.б. шундый сүзләрдә татарларның [тс] урынына [с] дип әйтүләре; русча «она ушёл» дип әйтү татар телендә род булмау белән аңлатыла;
  • артык аеру (туган телдә булган, ә өйрәнелә торган телдә булмаган дифференциаль билгеләрне шул телгә күчерү): сингармонизм законы тәэсирендә татарларның русча сөйләмендә акцент сизелергә мөмкин: бо[л]ной – больной, ходи[л] – ходил;
  • реинтерпретация (өйрәнелә торган телдәге аера торган билгеләрне туган тел кагыйдәләре белән аңлату).

Реинтерпретацияләнгән хаталар (функциональ интерференция) – калькалаштыру, туган телдән сүзгә-сүз тәрҗемә итү нәтиҗәсе: «готов сквозь землю провалиться» урынына татарларның русча сөйләмендә – татарча «җир астына керерлек булу» фразеологизмындагы кебек – «готов под землю провалиться»; «чана шуу» урынына русларның татарча сөйләмендә – рус сүзтезмәсендәге «кататься на санях» кебек – «чаналарда шуу» дип әйтү.

Әдәбият      

Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. К., 1978;

Закирьянов К.З. Двуязычие и интерференция. Уфа, 1984;

Байрамова Л.К. Что такое фразеологическая интерференция // Совет мәктәбе. 1985. № 7.

Автор — Л.К.Бәйрәмова