Тарихы

1683 елдан мәгълүм. Фаразларның берсе буенча, 1551 елда нигезләнә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1879 елда – Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, 1899 елда катнаш бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1900 елда – 33 ир бала һәм 2 кыз бала, 1905 елда – 67 ир бала һәм 9 кыз бала, 1912 елда 75 ир бала һәм 15 кыз бала укый) ачыла.

1899 елда агач Николай Чудотворец чиркәве төзелә (архитекторы – Ф.Н.Малиновский; дини архитектура истәлеге; үзгәртеп корылган хәлдә сакланган), Иоково авылы халкы да аның приходына карый.

XX йөз башында авылда 7 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, йон тетү урыны, 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1832,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Пролей-Каша волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Урюм авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – К.М.Татаркин). 1959 елдан авылда – «Дружба» колхозы (үзәк утары – Урюм авылы), 1989 елдан – яңа оештырылган Яковлев исемендәге колхоз, 1995–2007 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, ярдәмче хуҗалыкларда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла, 1961 елда – башлангыч, 1967 елда – тулы булмаган урта, 1989 елда – урта (2004 елдан – яңа бинада), 2012 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1960 елдан), китапханә (1930 елда уку өе буларак ачыла, 1964 елдан, Бизяевка авылыннан (хәзер сакланмаган) китапханә фонды китерелгәннән соң – хәзерге статуста), фельдшер-акушерлык пункты бар. 2018 елга кадәр «Улыбка» балалар бакчасы эшләп килә.

Авыл янында археология истәлеге – Богдашкино шәһәрлеге (монголларгача чор болгар ядкәре) табыла. Фаразланганча, шунда Идел буе Болгар дәүләтенең эре сәяси һәм икътисади үзәге – Ашлы шәһәре (XI–XIII йөзләр) урнашкан.

Күренекле кешеләре

М.С.Волков (1941 елда туган) – зоотехник, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РФнең атказанган зоотехнигы, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

Г.Н.Спиридонов (1957 елда туган) – ветеринария табибы, ветеринария фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы.

Халык саны

1782 елда – 88 ир-ат;
1859 елда – 638,
1897 елда – 1198,
1908 елда – 1546,
1920 елда – 1571,
1926 елда – 1289,
1938 елда – 1130,
1949 елда – 894,
1958 елда – 870,
1970 елда – 768,
1979 елда – 587,
1989 елда – 391,
2002 елда – 358,
2010 елда – 329,
2021 елда – 258 кеше (чувашлар).