- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы поселок, Чаллы – Сарман автомобиль юлы янында, Чаллы шәһәреннән 22 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1909 елда нигезләнә.
1920 елга кадәр поселок Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән –Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.
Хәзер – Иске Дөреш авыл җирлегендә.
1930 елда поселок исеме белән аталган колхоз оештырыла. 1958 елдан поселокта – Ленин исемендәге (үзәк утары – Иске Дөреш авылы), 1960 елдан – Тукай исемендәге (үзәк утары – Иске Дөреш авылы) колхозлар, 1998 елдан – Тукай исемендәге Җитештерү кооперативы, 2006 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчклкгк белән шәгыльләнә. «Фәррахов», «Шиһапов» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.
1920 елда – 215,
1926 елда – 165,
1938 елда – 157,
1949 елда – 110,
1958 елда – 110,
1970 елда – 75,
1979 елда – 54,
1989 елда – 36,
2002 елда – 36,
2010 елда – 38,
2020 елда – 22 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.