Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 40,7 км. Бассейнының мәйданы 284,7 км2. Түбән Кама районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Уратма авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак, Поповка посёлогыннан 4 км төньяктарак Кама ермагы Простька кушыла. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданы тирән ерым һәм сызалар белән ергаланган калкулыклы тигезлектән гыйбарәт, урманлылыгы 50%. Уратманың үзәне асимметрияле, уңъяк сөзәклекләр текәрәк.

Елганың 0,8 дән 7 км га кадәр озынлыктагы 18 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле бассейнының төрле җирләрендә 0,5 тән 5 л/с·км2 га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң зур вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,225 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л дан артык.