Эчтәлек

Сабан туе алдыннан бер төркем егетләр (5 тән 15 кә кадәр кеше), чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән атларда авыл буйлап йөреп, бәйрәм өчен бүләкләр (чигүле яулыклар һәм сөлгеләр, ирләр күлмәкләре, тукымалар, йомыркалар һ.б.) җыялар (һәр төркем авылның үзенә билгеләнгән өлешендә бүләк җыя).

Һәр йорт каршына туктап, кайчак ишегалдына ук кереп, егетләр бүләк алалар һәм аны юкәдән үрелгән кәрзингә, сумкага яисә тубалга сала баралар.

Сөрән такмазалар әйтешү, рәхмәт сүзләре, җырлар белән үрелеп уза.

Барлык йортларны да йөреп чыкканнан соң, егетләрнең берсе, бүләкләр тутырылган кәрзинне эләктереп, бөтен көченә авыл кырыена чаптырып китә. Башка чапкыннар аны куып тотарга тиеш булалар; тота алмасалар, бүләкле кәрзин «урлаучы»га була, бу исә бик сирәк күзәтелгән.

Җыелган бүләкләр Сабан туен оештыручыларга тапшырыла.

XIX йөздә – XX йөз башында Казан губернасындагы Мамадыш өязенең кайбер авылларында (мәсokoy, Кече Кирмән, Төркәш), бүләкләр җыйганнан соң, егетләр йөгерү, ат чабышы ярышларында көч сынашкан, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган.

Атлы Сөрәннән тыш Лаеш һәм Мамадыш өязләрендә җәяүле Сөрән дә оештырылган. Киенгән-ясанган берничә ир-егет, йорттан йортка йөреп, бүләкләр җыйган, сый-хөрмәт күрсәтүне сораган.

Сөрән йоласы татар авылларында хәзерге көнгәчә сакланып калган.

Әдәбият

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа: историко-этнографическое исследование. Казань, 1984.

Уразманова Р.К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (годовой цикл XIX – нач. XX вв.): историко-этнографический атлас татар. народа. Казань, 2001.

Шарафутдинов Д.Р. Исторические корни и развитие традиционной культуры татарского народа XIX – начала XXI вв. Казань, 2004.