Биографиясе

1935 елның 21 октябре, Әгерҗе районы Нарат авылы – 1964 елның 24 марты, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1959).

1957 елдан ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли.

Иҗаты

Әсәрләре 1950 елларда «Яшь сталинчы» газетасында басыла башлый.

«Төнбоек» (И.Юзеев шигыре), «Юллар» (Ә.Ерикәй шигыре), «Безнең күңелләр» (Р.Гарипов шигыре) кебек популяр җырларга көйләр, «Ышанам» (Р.Еникеев һәм Р.Яхин көе), «Сандугач җыр суза» (А.Монасыйпов көе) җырларының текстлары авторы.

Бу шигырьләр «Һәрвакыт истә» (1972), «Ышанам» (1995) җыентыкларында басылып чыга.

Әдәбият

Исрафилов М. Күңелемдә күпме моң бар // Әгерҗе хәбәрләре. 1995. 17 окт.