Биографиясе

1886 ел, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Балыклыкүл авылы – 1955 ел, Казан.

1896–1906 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый (Оренбург шәһәре), сәүдәгәр М.Хөсәеновның матди ярдәме белән әл-Әзһар университетында белем алырга Каһирәгә җибәрелә.

1906–1910 елларда «Татар-төрек шәкертләре» җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм аның сәркәтибе. 1911 елдан «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, гарәп теле һәм әдәбияты, ислам тарихы дәресләре бирә.

Бер үк вакытта 1912 елдан Оренбург мөселман шәкертләренә иганәчелек итү җәмгыяте әгъзасы, рәисе урынбасары. Оренбург төрки-татар мөгаллимнәре җәмгыятен оештыручыларның берсе (1917).

Октябрь революциясеннән соң «Хөсәения» мәдрәсәсеннән үзгәртеп оештырылган Татар халык мәгарифе институтында эшли. 1924 елдан Бохара мәгариф институты укытучысы, 1926–1948 елларда Казанның төрле уку йортларында татар тарихы һәм этнографиясе, гарәп теле, география фәнен укыта.

1920–1930 елларда Татар халкын өйрәнү фәнни җәмгыяте, «Худосызлар» («Алласызлар», Сәмәрканд), «Фән һәм дин» (Мәскәү) журналлары белән хезмәттәшлек итә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гарәп теленә, ислам дине һәм татар халкы тарихына карый.

Бикбулатов тарафыннан төзелгән гарәп теле дәреслеге татар мәктәпләрендә киң кулланыла, ул 1917 елдан соң да берничә тапкыр нәшер ителә. Исламга кагылышлы кайбер хезмәтләре Япониядә дөнья күрә. 1990 елларда Бикбулатовның кайбер китаплары яңадан басыла.

Хезмәтләре

Хәзрәти Мөхәммәд. Казан, 1914.

Мәбдә әл-кыйраәт: 3 кисәк. Казан, 1913–1915.

Дин дәресләре: 4 кисәк. Казан, 1916.

Мәбдә ән-нәхү. Казан, 1916.

Дүрт хәлифә. 1 кисәк. Әбү Бәкер вә Гомәр дәвере. Казан, 1918.

Автор – Җ.С.Миңнуллин