- РУС
- ТАТ
шагыйрь
1893 елның 13 феврале, Лаеш өязе Югары Ырга авылы – 1943 ел, Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд өлкәсе, хәзерге Янгарабат районы Хәтерче авылы.
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
1916 елдан Пермь, Ташкент, Пешпәк мәктәпләрендә мөгаллимлек итә. Ташкентта Коммунистик университетны тәмамлаганнан соң, шунда һәм Сәмәрканд Коммунистик университетында укыта.
1924 елда Казанда рабфак тәмамлый һәм янә Үзбәкстанга китә.
Шигырьләрен «Аң», «Сөембикә», «Ак юл», «Балалар дөньясы» журналларында; «Кояш», «Сибирия» газеталарында бастыра. 1912 елда «Уйларым», «Өмидемнең нурлары» исемле беренче шигъри җыентыклары дөнья күрә. Ибраһимов – татар фольклор әсәрләренә нигезләнеп язылган «Авылым» (1916), «Халык арасында» (1918), «Өрәк» (1918), «Төшләр» (1918) исемле поэмалар авторы. Аерым шигырьләре «Милли моңнар» (1919), «Табигать моңнары» (1919), «Көрәш җырлары» (1923) исемле күмәк җыентыкларда урын алган.
Алар шулай ук «Татар поэзиясе антологиясе»нә дә (1956, рус. телендә 1957) кергән.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Г. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.
Автор — Ф.И.Ибраһимова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.