Эчтәлек

Болгар шәһәреннән 6 чакрым төньяк-көнбатыштарак, Иделнең сул яры белән Мәләнә елгачыгы арасында урнашкан була.

1431 елда кенәз Фёдор Пёстрый җитәкчелегендә Болгарга яу белән килгән рус гаскәре талап һәм җимереп киткәннән соң, ташландык хәлгә килә. Хәрабәләре Иделнең сул ярында, хәзерге Болгар шәһәре янәшәсендә.

Археолик казулар барышында аерым йортлар, хуҗалык корылмалары, һөнәрчелек остаханәләре (мөгез-сөяк эшкәртү, металл кою, чүлмәк ясау һ.б.) калдыклары, төрле хуҗалык әйберләре, шулай ук акчалар, чит илләрдән китерелгән эшләнмәләр табыла.

Ага Базар хәрабәләрен 1852 елда И.Н.Березин, 1877 елда А.А.Спицын, 1893 елда П.А.Пономарёв, 1952–1954 елларда Б.Б.Жиромский белән К.А.Смирнов тикшерәләр.

1955–1957 елларда Ага Базар Куйбышев сусаклагычы астында кала.

Әдәбият

Жиромский Б.Б. Ага-Базар // Материалы и исследования по археологии. 1954. № 42.

Город Болгар: очерки истории и культуры. М., 1987.

Автор – И.Л.Измайлов