Күләмле, гадәттә, гранитоид составлы, кат-катлы кристаллик сланец.

Катнашмалары буларак, гранатлар, дистен һәм башкалар очрый.

Магматик (ортогнейслар дип аталучы вулканик) һәм утырма (парагнейслар) токымнарның нык (тирән) метоморфизмы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Тыгызлыгы 2650-2870 кг/м3, көпшәклелеге 0,5-3,0 %. Кембрийгача борынгы комплексларда еш очрый. Җир тарихында гнейс хасил булу процессы моннан 2,5 млрд еллар элек булган.

Татарстан территориясендә кристаллик нигез токымнары арасында моннан 2,7-3,1 млрд ел элек хасил булган, гранат катнаш эндербит-гнейслар, пироксен-плагиоклаз, амфибол-пироксен-платоклас гнейслар, биотит-амфибол плато-гнейслар очрый.

Гнейсларга, мәсәлән, селтелеләренә, сирәк очрый торган элементларның (Ta, Nb, Be һәм башкалар) зур руда чыганаклары туры килә.

Гнейс токымнар, башлыча, вакланган таш, бут ташы алуда һәм тышлау ташы буларак кулланыла.