Биографиясе

1910 ел, хәзер Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы авылы — 1946 елның 6 мае, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе Шәһрисабз шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1941 елның октябреннән Кызыл Армия сафларында.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1669 нчы танкка каршы артиллерия полкында туп төзәүче (7 нче гвардия армиясе).

Дала фронты гаскәрләре составында 1943 елның 5 октябрендә Бородаевка авылы (Днепропетровск өлкәсе Верхнеднепропетровск районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда, расчёты белән бергә 4 танкны юк итә. Яралана, ләкин сугыш кырын ташламый.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Шәһрисабз шәһәрендә Геройга бюст куелган, бер урамга аның исеме бирелгән.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин