Гәүдәсе 1-50 мм озынлыкта, сырт-корсак юнәлешендә яссыланган. Башында 2 пар мыекча һәм 3 пар казналык; гәүдәнең калган сегментларында төрле рәвештә махсуслашкан очлыклар (кыскычлар, йөрү аяклары, сизү функцияләре, сулау, үрчү белән бәйле очлыклар һщм башкалар) бар.

1 меңгә якын төре билгеле, һәр җирдә таралган. Дымлы урыннарны өстен күрә, күпчелек төрләр коры җирдә яшәргә җайлашкан.

Татарстан территориясендә стена кыргаягы (Oniscus murarius) — агач кабыгы, түмгәкләр астында, мүктә һәм кыргаяк Porcellio Scaber дымлы базларда, корылмаларда, парникларда очрый.

Кыргаяклар урманнарда туфрак барлыкка китерүче буларак файдалы. Югары дымлылык шартларында, ачык һәм ябык грунтта шытып килүче орлыкларны, шытымнарны, яшь яфракларны, тамырларны кимереп, үсемлекләргә зыян китерә; еш кына теплицадагы шампиньоннарны зарарлый.