Тарихы

1730 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Гремячка, Гремяч Ключ исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык.

1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 3 җил тегермәне була. XIX йөзнең ахрында авыл җәмәгатенең имана җире 3630,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы, 1924 елдан – Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Бәркәтә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Тырыш” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, соңрак – “Чишмә” колхозы, 1996 елдан “Чишмә”  авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2015 елдан “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек,  сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда авылда мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1957 елда – сигезьеллык, 1964 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1971 елда яңа кирпеч бина төзелә).

Авылда “Солнышко” балалар бакчасы (2006 елдан хәзерге мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1951 елдан – клуб, 1963 елдан хәзерге статуста, 2020 елда яңа бинада), китапханә (1951 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сафнур” театр (2014 елдан), “Асылъяр” вокаль (2014 елдан). “Идел” хореография (2000 елдан) коллективлары эшли.

Төзекләндерелгән “Иштирәк”, “Минвәли”, “Табор” чишмәләре бар.

Авыл янында археология истәлеге – кызыл болгар керәче (болгар культурасы) табыла.

Авыл тирәсендә Пермь системасының Казан ярусына караган известьташ һәм доломит чыганаклары урнашкан.

Күренекле кешеләре

К.Н.Әхмәтҗанов (1932 елда туган) – агроном галим, икъдисатчы, ТССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чирмешән районы “Чишмә” колхозы рәисе (1966–1992 елларда), Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

И.Ә.Бикколов (1949 елда туган) – СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган химигы, икенче һәм 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры;

М.М.Гатин (1946 елда туган) – ТАССРның атказанган төзүчесе, Россиянең мактаулы төзүчесе;

Д.Б.Искәндәров (1939–2006) – инженер-геолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты, СССР нефть сәнәгате отличнигы;

Х.Ш.Исхакый (1883–1913) – шагыйрь;

Ә.Н.Курат (1903–1971) – төрек тарихчысы, философия докторы, профессор;

М.Х.Лотфуллин (1950 елда туган) – ветеринария микробиологы, паразитолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор;

Х.Г.Миргалимов (1954 елда туган) – партия эшлеклесе, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең беренче секретаре (2004 елдан);

Р.Г.Нәҗипов (1957 елда туган) – социология фәннәре кандидаты, Чаллы шәһәренең ТИСБИ филиалы директоры (2003–2022 елларда);

Л.И.Шахин (1973 елда туган) – сәяси фәннәр кандидаты, 1997 елдан Төркиядә яши, Мәрмәрә университетының Тюркология институты фәнни хезмәткәре (Истанбул шәһәре).

Халык саны

1859 елда – 1253,
1870 елда – 1384,
1897 елда – 2061,
1926 елда – 1490,
1949 елда – 1839,
1958 елда – 1816,
1970 елда – 2094,
1979 елда – 1745,
1989 елда – 1085,
2002 елда – 891,
2010 елда – 809,
2020 елда – 600 кеше (татарлар).