Биографиясе

1892 елның 28 феврале, Тула губернасы, Новосиль өязе Подтолстое авылы —1956 елның 17 марты, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлагач (1919), шунда эшкә калдырыла. 1923–1930, 1935–1956 елларда Казан ветеринария институтында фармакология кафедрасы мөдире, профессор (1925).

1930–1935 елларда Воронеж ветеринария институтының фармакология кафедрасын җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фармакологиягә карый. Попов терлекләрдә протозойларга бәйле авыруларны кисәтү өчен химиотерапевтик препаратлар кертү ысулларын эшли, пироплазмоз, атларда нутталиоз очракларында куллану өчен нәтиҗәле препаратлар — гемоспоридин һәм новоплазмин уйлап таба.

Ветеринария фармакологларының Казан мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О действии новоплазмина в больших дозах // Фармакология и токсикология. 1945. № 5;

Ветеринарная фармакология. М., 1955 (автордаш).

Әдәбият  

Набиев Ф.Г. Профессор Порфирий Иванович Попов. К., 2001;

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.                           

Автор — Ф.Г.Нәбиев