Эчтәлек

1925 елның ноябрендә Казанда А.Е.Арбузов, А.В.Вишневский һәам башка галимнәрнең тырышлыгы белән ачыла. 1935 елдан (Инженерлар йорты белән берләшкәннән соң) – Фән һәм техника хезмәткәрләре йорты, 1941–1948 елларда эшләми.

1965 елдан – Галимнәр һәм студентлар йорты, 1977 елдан – Галимнәр йорты, 1990 елдан – Фән һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының ял һәм мәдәният үзәге, 1993 елдан хәзерге исемдә.

1935 елдан элеккеге Александра исемендәге балалар ятимханәсе бинасында урнашкан, XIX йөз ахыры архитектура истәлеге (архитектор Л.К.Хрщонович, 1889 ел).

Төп эшчәнлеге: фәнни конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, мәдәни чаралар уздыру, фән өлкәсендәге хезмәткәрләрнең ял вакытларын оештыру.

Төрле еллардагы идарә рәисләре: галимнәр – Г.Х.Камай, Н.А.Васнецов, Б.Л.Крылов, А.Х.Халиков, М.М.Гыймадиев, 2001 елдан – А.В.Ильясов.

Әдәбият

Казанский Дом учёных — страницы истории. К 75-летию со дня открытия. Казань, 2000.

Автор – И.С.Донская