Биографиясе

1777 ел – 1819 елның 8 гыйнвары.

1803–1806 елларда Вильно медицина-хирургия академиясендә эшли. 1807 елдан Казан университетының анатомия, физиология һәм мәхкәмә табиблеге фәне кафедрасы профессоры һәм мөдире; анатомия укытуны оештыручы. Казан университетының беренче сайланып куелган ректоры (1814–1819). Браун тырышлыгы белән һәм аның катнашында 1807 елда Казан университеты территориясендә Анатомия театры бинасын төзү проекты эшләнә.

Әдәбият

Казанский университет 1804–1979. Казань, 1979.

Казанский медицинский институт (1814–1989). Казань,1989.