Евразия һәм Төньяк-Көнбатыш Африкада очрый.

Татарстан территориясендә якынча 30-40 пар оялый; барлык районнарда, ешрак Кама аръягында күренә. Ачык киңлекләр янындагы урманнарда яши. Еш кына гүр курганнарында утыра.

Күчмә кош. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Гәүдәсенең озынлыгы 70-80 см, авырлыгы 3 кг чамасы, канат җәеме 2 м га кадәр. Койрыгы чагыштырмача кыска, тигез кисекле. Куе коңгырт төстә. Башының өсте аксыл-сары, җилкәләрендә ак таплар бар. Үләт бөркете ояларын агачларда юан ботаклардан кора. Апрельдә 1-3 ак йомырка сала. Үләт бөркете йомран, байбак, куян, кошлар, шулай ук үләксәләр белән туклана.

Кимерүчеләрне юк итеп файда китерә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.