10 төре, Татарстан территориясендә 2 төре билгеле. Киң таралган төре – камилла тасмачлар (L. camilla).

Канат җәеме 40-60 мм. Канатларының өске ягы кара, ак бизәкле, аскы ягы аксыл көрән, зәңгәр һәм ак тимгелле. Июнь-августта очалар. Гусеницалары зелпедә һәм кар җиләгендә яши. Тирәк тасмачлары (L. populi L.) киң таралган, әмма сирәк очрый. Зур күбәләк, канат җәеме 65-85 мм, кара көрән төстә, ак бизәкле, читләре кызыл чокырчыклы. Ата зат анасыннан тимгелләренең ваграк булуы белән аерыла, ТРның көнбатыш районнарында ара-тирә канатлары бизәксез ата күбәләкләр дә очрый. Канатларының аскы ягы аксыл көрән, ак бизәкле, зәңгәр тимгелле. Гусеницалары тирәктә җитлегә. Июнь-июльдә, яфраклы һәм катнаш урман буйларында очалар.

Камилла тасмачларыннан аермалы буларак, тирәк тасмачы чәчәккә утырмый, пычракны, зарарланган агач кәүсәләреннән чыккан сокны, тизәк, хайван калдыкларын үз итә.

Саклауга мохтаҗ.