- РУС
- ТАТ
Традицион интерьерга этник үзенчәлекле һәм милли сәнгати-архитектур стильле авыл һәм шәһәр халык торакларының эчке күренеше керә.
Традицион татар интерьерын тарихи чыганаклар XIX йөзнең 1 нче яртысыннан башлап күзалларга мөмкинлек бирә. Үзенең төп асылы белән ул гасырлар буена формалашкан стационар торак төренә, утрак тормыш алып барган борынгы игенче татарлар культурасына карый. Анда борынгы төркиләрнең күчмә тораклары – йортлары өчен характерлы булган әүвәлге, күчмә культураларының аерым өлешләре сакланган. Интерьерның корылышы икмәк пешерү миченең кайда урнашуына бәйле була. Мич исә ишекнең уң яки сул ягында, дивардан беркадәр ара калдырып чыгарыла. Мич турысы буйлап түшәм белән тоташмаган бүлмә тактасы яки чаршау корып куела.
Бүлмә (чаршау) торак мәйданын 2 якка – ирләр яки кунак (түр) һәм хатын-кызлар яки почмак якларга аерып тора. Ирләр ягында өй түре диварына терәп – ишек каршында – күтәренке итеп такта түшәп ясалган мәйданчык яки сәке корып куела. Өй җиһазы буларак, аның роле күптөрле булган. Йокы, аш, эш урыннары булып саналган.
Керәшен татарлар һәм мишәр-татарларда сәке урынына түр һәм ян диварлар буена озынча эскәмияләр куелган. Сәндерәләр – агач түшәмәләр, гадәттә, ишек янындагы диварның югары буена беркетелгән. Түшәм астына төрле көнкүреш кирәк-яраклары саклау өчен киштә-шүрлекләр ясап куела. Болардан кала интерьерны социаль һәм яшь үзенчәлегенә карап бүлү дә яшәп килә. Кунаклар ягында, ишеккә карап торган җирдә, гаилә башлыгы һәм абруйлы кунаклар өчен махсус урын (түр) билгеләп куела. Балалар һәм яшьрәкләр өчен урын ишек төбендәрәк тәгаенләнә. Керәшен татарларда, урыс йортларындагы кебек, икона урнаштырылган кадерле, «кызыл» почмак та була.
Интерьерны бизәү өчен туку һәм чигү техникасы белән бизәлгән күптөсле тукымалар әһәмиятле роль уйный. Интерьердагы бизәкле тукымалар, борынгы төрки юрталарына хас булганча, өй почмакларын, диварларны каплап, ямьләп торган. Сәкегә тукылган паласлар һәм киезләр җәелгән; эскәтер (җәймә, япма), декоратив сөлгеләр һәм кашагалар тәрәзәләр арасындагы диварларга, бүлмә такталарына, агач шүрлекләргә, матчаларга эленгән. Чаршау интерьерның төрле урыннарын (сәке, почмак як) бүлеп торган, чатыр формасындагы чыбылдык яшь парлар түшәген, бала бишеген катлап алган. Кашага-түрләмә исә түшәм астына, матча һәм кунаклар ягы дивары буенча, чаршау өстенә эленгән. Интерьерны бизәгәндә диварга эленә торган шәмаилләр, ләүхәләр өй күрке булырлык иң хөрмәтле урынга – түр якка яки бүлмә ишеге өстенә куелганнар. Намазлыклар, гадәттә, бүлмә такталарына һәм түр диварларга эленгән. Урын-җирнең күплеге интерьерның характерлы үзенчәлеге булган: ястык һәм мендәрләр сәке-сандык өсләренә күпертеп өеп куелган. Идәнгә тукылган келәмнәр, бай гаиләләрдә йон келәмнәр яки киез җәелгән, сандыкларны сырган япма-көрпә белән каплаганнар.
Интерьер бизәү туй йоласының бер өлеше булып саналган «өй киендерү», «өй бизәү» кебек ритуал кагыйдәләр белән бәйле. Йола килен йортында үткәрелгән, ул кияүнең туганнарына һәм кунакларга киленнең кул эше белүен һәм уңганлыгын бәяләргә мөмкинлек биргән. Интерьерның иң мөһим элементы буларак, бизәкле тукыма аның ансамблен, ачык бизәкле образын формалаштыра.
Төсләр гаммасы агач диварлардагы, җиһазлардагы, бакыр һәм җиз кирәк-яраклардагы җылы төсләр белән гармониядәш куе кызыл, көрән, охра-сары, яшел, күколхозәңгәр, ак һ.б. төсләр белән бергә туры килә. Интерьерның көнкүреш ансамблен тудыруда каты материалдан ясалган эшләнмәләргә (агачтан, сирәк кенә металлдан эшләнгән (сандык, төрле агач савыт-саба, самавыр, чәйнек, комган, ләгән һ.б.), шулай ук йорт эш коралларына – җеп эрләү машинасына, кырлы бәләккә, сирәк кенә, уеп ясалган бизәкле туку станогына беркадәр әһәмият бирелгән.
XIX йөзнең 2 яртысыннан татар йортының интерьерны бизәүче йорт җиһазларында Европа һәм рус шәһәр культурасы элементлары: җиһаз (урындыклар, өстәлләр, өс киеме һәм савыт-саба шкафлары), яктырту приборлары, башка көнкүреш әйберләре күренә башлый. Мул тормышлы шәһәр татарларның йорт интерьерлары Европа һәм рус архитектурасында киң таралыш алган архитектура-сәнгать стильләре белән берлектә милли традицияләрнең үзенчәлекле бәйләнешен чагылдыра.
XIX йөз – XX йөз башында татар югары катлау кешеләрнең йортларында Европалашуга омтылыш чагылган ирләр (олы як) һәм традицион культура үзенчәлекләрен саклаган хатын-кызлар (ахирәт) ягына бүленүе белән бәйләнешле катлауландырылган планлаштыру хөкем сөргән. Шәһәр интерьерн бизәү Европа таләпләренә җавап биргән.
XX йөзнең 1 яртысыннан алып, интерьерны планлаштыру үзгәрә башлый (газ белән ягып җылыта башлагач, мичләр юкка чыга), көнкүрешнең камилләшүе белән бәйле үзгәрешләр барлыкка килә. Заманча авыл өе интерьеры барлык традицион өлешләре белән шәһәр тормышына якыная бара (сәкеләр, бүлмә такталары, сәндерәләр, эскәмияләр юкка чыга). Заводта җитештерелгән функциональ типтагы (җыелма, корпуслы, йомшак һ.б.) йорт җиһазлары, заманча җиһазлар (кухня һәм торак) һәм көнкүреш кирәк-яраклары тарала башлый. Традицияләрнең дәвамлылыгы интерьердагы декоратив бизәлешләрдә, аерым алганда, бүгенгә кадәр сакланган бизәкле тукымаларда, шәмаилләрдә, комганнарда беркадәр сизелә. Заманча авыл йорты интерьеры шәһәрнекенә якынлаша.
Воробьёв Н.И. Казанские татары. М., 1956;
Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. М., 1977;
Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;
Нугманова Г.Г. Татарская городская усадьба: Дис. ... М., 2000;
Сулейманова Д.Н. Этническое своеобразие традиционного татарского интерьера // Традиционная культура: Науч. альманах. М., 2007, № 3.
Автор — Д.Н.Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.