Эчтәлек

1886 елның 17 (29) октябре, Казан – 1962 елның 23 марты, Мәскәү.

Е.А.Боратынский оныгының улы.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1910 ел).

Шигырьләрендә Е.Ю.Геркенның төрле йогынтыларга тартылуы, бүтәннәрнең стилистик алымнарын кабатларга һәвәслеге сизелә.

Казан шәһәр театрында барган «Бөек Калиостро» («Великий Калиостро», 1908 ел), «Пыяла киртәләр» («Стеклянные перегородки», 1909 ел), «Алар гашыйк иделәр» («Они любили», 1910 ел), «Дәртле хатын» («Страстная женщина», 1912 ел) пьесалары авторы.

1917 елдан соң Петербургта яши, «Бөтендөнья әдәбияты» («Всемирная литература») нәшрияты өчен тәрҗемәләр белән шөгыльләнә.

1932 елда репрессияләнә; 1954 елда аклана.

Әсәрләре

Башня. Л., 1926;

Лирические стихотворения. Казань, 1928.

Автор – Ю.А.Благов