- РУС
- ТАТ
Карл Герман Людвиг. Архитектор
Казандагы Ушкова йорты. Архитектор К.Л.Мюфке. 1904-1907 еллар
ХХ гасыр башы фотосы
1868 елның 30 гыйнвары (11 феврале), Воронеж шәһәре — 1933 елның 13 феврале, Саратов шәһәре.
1896 елда, төзелеш алып бару хокукына ия архитектура рәссамы исеме алып, Петербург САнең Югары сәнгать училищесен тәмамлый.
1897 елдан Казан сәнгать мәктәбе укытучысы, архитектура бүлеге җитәкчесе, 1899–1900 елларда аның урынбасары.
Бер үк вакытта, 1898–1899 да, Казан сәнгать училищесенең техник сурәтләр һәм төзелеш сәнгате укытучысы.
1900–1902 елларда Казан университеты архитекторы.
1909 елдан Саратов университетының төзүче архитекторы, 1912 елда даими яшәргә Саратовка күчеп китә.
1920 елдан Саратов политехник институтының гражданнар архит-расы һәм архитектураформалары, Саратов гамәли-инженерлар институтының архитектураһәм архитектур проектлаштыру профессоры.
К.Л.Мюфке. Сәнгать мәктәбе бинасы. 1900–1905
Карл Маркс урамы ягыннан күренеше. Казан
XIX–XX йөзләр чигендәге күренекле Казан архитекторы. Яңа рус, яңа классицизм һәм модерн стильләрендә эшли.
Мюфке проектлары буенча Казан сәнгать мәктәбе бинасы (1900–1905), Казан университеты төп бинасының көнбатыш канаты (1902–1904), Ушкова йорты (1904–1908), Мюфке йорты (1907–1908), Саратов университеты комплексы һәм Агафоновка авылында университетның клиник шәһәрчеге төзелә (1909–1930); Казан университетының төп бинасы үзгәртеп корыла (1902–1912).
К.Л. Мюфке йорты. 1907–1908
Һади Атласи урамы ягыннан күренеше. Казан
Осетинский А.П. Архитектурный ансамбль К.Л.Мюфке в Саратове. Саратов, 1984;
Саначин С.П. Карл Мюфке, его жизнь и архитектура // Казань. 1996. № 9–12.
Автор — С.П.Саначин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.