КОМУЧ Халык армиясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Бердәнбер саны 1918 елның 21 августында Казанда рус телендә нәшер ителә.

Губерна басмаханәсендә басыла.

Мөхәррире — П.Л.Драверт.

Халык арасында Халык армиясенең популярлыгын арттыру, аның фондына акча җыю һәм армия сафларына үзләре теләп килүчеләрне җәлеп итү максатыннан чыга.

«Народная армия» басмасының чыгачагы турында Казан газеталарының күпчелеге хәбәр итә.

Юнәлеше

Зур форматлы, дүрт битле, төсле буяулар белән бизәлгән санда 1918 елның август башында Казанны алу сугышлары турында КОМУЧның Казан гаскәрләре төркеме командиры А.П.Степановның «Казанга яу» («Поход на Казань»), КОМУЧның гадәттән тыш вәкаләтле вәкиле В.И.Лебедевның «Көндәлектән» («Из дневника») хатирәләре, профессор А.Я.Богородский («Яшик, гражданнар» — «К жизни, граждане»), М.В.Бречкевич («Славяннар һәм немецлар» — «Славяне и немцы»), Н.Н.Парфентьев («Кайбер параллельләр» — «Некоторые параллели»), Н.Н.Фирсов («Халык армиясе» — «Народное войско») һәм башкаларның, Россиядәге сәяси вакыйгаларга бәя биреп, халык армиясен хуплаган һәм большевикларны тәнкыйтьләгән мәкаләләре басылып чыга.

Газетада Казан өчен барган сугыш мизгелләре, шәһәрдә акгвардиячеләр булган вакыттагы сәяси вазгыять һәм интеллигенция вәкилләренең рухи тормышы турында мәгълүматлар урнаштырыла.

Әдәбият

Малышева С.Ю. Комучевская Казань // Татарстан. 2001. № 9;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров