Эчтәлек

Баш каһарман исеме белән аталган.

Сюжеты батырларның каһарманлыклары, яучылап (димләп) йөрү мотивларына нигезләнгән. Кара хан боерыгы белән каһарман төрле батырлыклар кыла: могҗизалы балык Яанның алтын яңагын, Чүчеле кошының (башка исеме — Алып Каракош) алтын каурыен алып кайта. Батырлыкларның иң авыры ханга кәләш — Тәбәнә Кугаханышны алып кайту була. Тәбәнә Кугаханыш төрле кыяфәтләргә керә белә: ул балыкка әверелә яки орлык булып идәнгә чәчелә. Каһарман, бөтен авырлыкларны җиңеп, кәләшне ханга алып кайтып бирә. Хан зур туй мәҗлесе оештырырга уйлый. Тәбәнә Кугаханыш, Мешәк-алыпның батырлыкларын бәяләмәвен белгәч, ханны кара тукранга әверелдерә, ә үзе Мешәк-алыпка кияүгә чыга. Кияү хан була. Алар бергә озак еллар тату һәм бәхетле яшиләр.

«Мешәк-алып» 1860 елларда хәзерге Новосибирск өлкәсенең Колыванский районы Тәрәнә авылында В.В.Радлов тарафыннан язып алына.

Әдәбият

Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4.

Автор — Ф.И.Урманчеев