Эчтәлек

Рус дәүләтендә түбән баскыч хезмәткәрләрдән торган беренче янгын командасы XVI йөздә Земство приказы (Мәскәү) каршында оештырыла, ул янгыннарны сүндерү өчен җаваплы була. Ләкин XVIII йөзгә кадәр шәһәрләрдә һәм авылларда янгынны нигездә анда яшәүчеләр үзләре сүндерә. Янгын казасы турында чаң сугу белән хәбәр ителә. Шулай ук «янгыннан саклану йөкләмәсе» дә була: һәр 10 йорт кирәк-яраклар белән бер кеше бирергә тиеш була. Янгынга каршы көрәшкә стрелецлар елда җәлеп ителә. Талауларга һәм янгынга каршы көрәш максатында көндез һәм төнлә шәһәр урамнары буйлап күзәтчеләр йөри. 1649 елгы Кануннар мәҗмугасы буенча алар янгын сүндерү кирәк-яракларын (чиләкләр, балталар һ.б.) әзер тотарга тиеш була.

1722 елда Санкт-Петербургта Баш адмиралтейство каршында махсус янгынга каршы көрәш подразделениесе булдырыла. 1803 елда Санкт-Петербургта (соңрак — Мәскәүдә) Янгыннан саклану хезмәте оештырыла. XIX йөз башында профессиональ янгын командалары туплана башлый; 1818 елдан алар барлык губерна шәһәрләрендә оештырыла. Һәр янгын командасына брандмейстер (брандмайор) җитәкчелек итә. 1845 елда Казанда брандмейстер кул астында 5 ярдәмче, 5 унтер-офицер, 100 рядовой була. 1866 елдан янгын командасы шәһәр идарәсе, 1884 елдан полиция идарәсе карамагында тора; янгын депосы (бөтен инвентарьлары белән янгын олавы өчен урын) шәһәр идарәсе карамагында кала. Күзәтчелек тәүлек әйләнә биек каланчадан алып барыла, янгын очрагында объектка чыгу өчен махсус билгеләр белән хәбәр ителә: көндез кызыл флаг эленә, төнлә яшел фонарь кабызыла. Зур янгын булган очракта чаң сугыла. XIX йөз ахырында Казан полиция участокларында янгын урынына бару өчен һавага төрле комбинацияләрдә махсус шарлар күтәрелә. Шар белән кызыл флаг яисә яшел фонарь — резерв җибәрү кирәклеген, җәйге җилле көнне күтәрелгән флаг — тиз арада чыгып китү өчен даими әзер торуны аңлата. Янгын командалары ут сүндерү торбалары, мичкәләр, чаннар, күн торбалар, чиләкләр, баскычлар, багорлар, балталар һ.б. белән җиһазландырыла. 1879 елда Казанда янгын олавында 28 су сиптерү, 5 су суырту машинасы һәм 3 кул машинасы, 53 мичкә, 10 багор, 162 ат була; берничә елдан пар машинасы булдырыла. 1883 елда Тәтеш шәһәрендәге янгын командасында 3 су сиптерү торбасы, 4 мичкә, 10 багор, 7 лом, 12 чиләк, 10 көрәк, 3 баскыч була. Янгын частьлары өчен инвентарьны әзерләү һәм губерналарга җибәрү белән Санкт-Петербург һәм Мәскәү янгын деполары шөгыльләнә. Янгын сүндерүдә шәһәр кешеләре дә катнаша, кайбер шәһәр думаларында аларның ни рәвешле катнашулары билгеләнә. Үзләренең су ташу чаралары белән янгын сүндерүдә катнашучыларга шәһәр бюджетыннан махсус премияләр бирелә; мәсәлән, Тәтештә 1885 елда һәр янгын вакытында ат һәм мичкә бирү 2 сум 50 тиен бәяләнгән. Казанда штаттагы янгын командасы һәм ирекле ялланучылар (якынча 40 кеше) белән бергә 1892 елдан ирекле янгыннан саклану җәмгыяте дә эшли. Казан губернасында авылларда янгынга каршы чаралар күрү белән земство шөгыльләнә. «Ирекле» командалар авылларда, заводларда, тимер юлда һ.б. урыннарда була. Янгында зыян күргән янгыннан саклану хезмәткәрләренә пенсия бирелә, ә үлем очракларында хөкүмәт «толлар һәм ятимнәрне тәрбия итү» өчен пенсия түли. XIX йөздә янгын очраклары өчен мөлкәтне иминиятләштерүгә махсуслашкан иминият җәмгыятьләре: Россия (1827), Мәскәү (1858) җәмгыятьләре, «Волга» (1871), «Якорь» (1872), «Россия» (1881), Казан үзара иминиятләштерү җәмгыяте (1884) һ.б. барлыкка килә. 1893 елда Россия Янгыннан саклану җәмгыяте, 1897 елның 27 июнендә үлем, сәламәтлекне югалту, бәхетсезлек очракларында янгыннан саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен Бөтенроссия Янгыннан саклану хезмәткәрләренең үзара ярдәмләшү җәмгыяте (Зәңгәр Хач Җәмгыяте) оештырыла.

Октябрь революциясеннән соң янгыннан саклануны оештыруда шактый гына структур үзгәрешләр була. ХСКның 1918 ел 17 апрель Декреты буенча Янгыннан саклану Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советының Казан губерна башкарма комитеты коммуналь бүлегенә буйсындырыла. ТАССР ҮБКның 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты Коммуналь хуҗалык идарәсенең янгыннан саклану бүлеге оештырыла (1923–1926 елларда — ХКС каршында), 1926 елдан — ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты Коммуналь хуҗалык баш идарәсе каршында (1930–1931 елларда — ХКС каршында). бүлек ТАССР ХКСның 1931 ел 28 апрель карары белән ТАССР Коммуналь хуҗалык халык комиссариатының Янгыннан саклану идарәсе, СССР Эчке эшләр халык комиссариатының ТАССР буенча Идарәсенең 1934 ел 28 июль боерыгы белән бу Идарәнең янгыннан саклану бүлеге (1937 елдан — ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты каршында), ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының 1945 ел 5 гыйнвар боерыгы белән ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының (1946 елдан — Эчке эшләр министрлыгы), 1990 елдан ТССР, 1992 елдан ТР Эчке эшләр министрлыының Янгыннан саклану идарәсе итеп үзгәртелә.

1920 еллар ахырында атлы янгын сүндерү олаулары махсус автомашиналарга алыштырыла, 1930 елларда янгын сүндерү техникасы, аларны төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен деполар төзелә. Машина төзелеше өлкәсендәге гомуми үсеш һәм техниканың камилләшүе белән бәйле рәвештә күпкатлы биналарда, химия предприятиеләрендә янгын сүндерү өчен төрле җайланмалар барлыкка килә, һавага сиптерелүче механик күбекләр, инерт газлар, ут сүндерә торган порошоклар кулланыла башлый. Янгыннан саклану хезмәткәрләре җылылыкны үткәрми торган киемнәр белән тәэмин ителә.

РФ Президентының 2001 ел 9 ноябрь Указы белән Дәүләт Янгыннан саклану хезмәте подразделениеләре РФнең ТР буенча Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы Баш идарәсенә һәм ТРның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына буйсындырыла.

ТРда РФнең ТР буенча Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы Баш идарәсе Дәүләт янгыннан саклану хезмәтенең 56 федераль янгыннан саклау подразделениесе (113 янгыннан саклау часте һәм 27 аерым постлар) һәм 45 терр. подразделение (63 янгын сүндерү часте, уку-укыту һәм җитештерү-техник үзәге) эшли. Татарстанда гамәли янгын сүндерү спорты (янгын сүндергәндәге кирәкле күнекмәләрне һәм ысулларны үзләштерү өчен) үсеш кичерә, 1968 елдан халыкара ярышлар үткәрелә. ТР территориясендә янгын чыгу куркынычын кисәтү һәм янгынга каршы көрәш чараларын федераль, республика карамагындагы, муниципаль оешмалар тормышка ашыра. 1978 дән Казанда Янгыннан саклану музее эшли.

Әдәбият

Орлов А.П. Опись городских поселений Казанской губернии. К., 1885; 

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895; 

Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. К., 2001.                      

Автор — И.А.Новицкая, Е.В.Цыганова