Әйтем мәкальгә якын. Мәкаль кебек үк, әйтемдә ритмга һәм рифмага салынган булырга мөмкин, әмма, аннан аермалы буларак, аның гомумиләштерүче тәрбияви мәгънәсе юк. Күп очракта әйтем мәкальгә әверелгәнче киңәйтелгән булырга мөмкин: «Кырмыска оясына таяк тыгу» – «Кырмыска оясына таяк тыкмыйлар».

Әйтемнең төп функцияләре – әйтелгән фикерне халык тәҗрибәсенә таянып куәтләү, сөйләм телен тасвирлы-эмоциональ бизәү.

Татар фольклористикасында озак вакытлар мәкаль һәм әйтем бер-берсеннән аерылмаган һәм бер үк җыентыкларга һәм антология бүлекләренә кертелгән. Беренче тапкыр, мөстәкыйль жанрлар буларак, алар Н.Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» (т. 1–3, 1959–67) җыентыгында күрсәтелә. Ике мөстәкыйль жанр буларак, төрле татар әйтемнәре һәм мәкальләренең охшашлыгын яки аермасын сурәтләү, формалаштыру проблемасы Х.Ш.Мәхмүтов төзегән «Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1987) җыентыгында һәм андагы фәнни аңлатмаларда теоретик яктан тагын елда тирәнрәк ачып бирелә.                   

Автор — Ф.И.Урманчеев