Биографиясе

1938 елның 25 гыйнвары, Тымытык, хәзерге Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылы – 2021 елның 12 марты, Казан.

М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесен тәмамлаганнан соң (1961), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Гандәлиф («Көзге ачы җилләрдә», А.Гыйләҗев), Маһисәрвәр («Чаткылар», Т.Гыйззәт), Фатыйма («Тормыш җыры», М.Әмир) образларын башкарып, беренче рольләреннән үк сәхнәдә үзен иркен тотуы, тормыш дөреслеген төгәл сиземләве белән игътибарга лаек була. Мәйсәрә, Хәдичә, Нәгыймә («Американ», «Зәңгәр шәл», «Назлы кияү», К.Тинчурин), Гөлҗиһан («Банкрот», Г.Камал), Өммия, Әүдәки, Әсимә («Әлдермештән Әлмәндәр», «Гөргөри кияүләре», «Йөрәк маем», Т.Миңнуллин), Розина («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Элеонора («Хатыннар гайбәте», К.Гольдони) образларын иҗат иткәндә Н.Ихсанова, җете, ачык төсләр кулланып, характерларны гротеск дәрәҗәсенә җиткерә.

Актриса куллана торган төсләр гаять киң һәм күп төрле – купшы-кыланчыклыктан алып әкәмәт тамашага кадәр. Н.Ихсанова образның асылын калку итеп күрсәтү өчен геройларына кызыклы детальләр, үз-үзләрен тоту гадәтләрен, аерым сөйләм рәвешләрен таба. Фемида («Ташлама утны, Прометей!», М.Кәрим), Таланова («Ябырылу», Л.М.Леонов), Гөлниса («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Җәмилә («Бәхетсез егет», Г.Камал), Мәхбүзә («Зөләйха», Г.Исхакый), Гөлфинә («Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин) рольләрен актриса тирән драматизм белән уйный һәм зур колачлы, тирән хисләрне ачып бирерлек сәләте барлыгын күрсәтә.

Радиодан чыгышлар ясый, телефильмнарда төшә.

Ул уйнаган башка рольләр: Гөлчирә («Әни килде», Ш.Хөсәенов), Рокыя («Чикләвек төше», Г.Ахунов), Тәңкәбикә («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Миләүшә («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!», Т.Миңнуллин), Зифа (Н.Исәнбәтнең шул исемдәге пьесасы), Гөлсем («Мирас», Г.Каюмов).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998). Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Уйнап узган гомер. Казан, 2008.

Әдәбият

Илялова И.И. Г.Камал театры артистлары: биографик белешмәлек. Казан, 2005.

Авторы – И.И.Илялова