Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Никитино городище, Рождественское, беренче Изгар һәм икенче Изгар (Еремеевка) исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крестьяннар катлавына керә (XVIII йөз ахырында алпавытлар арасында – Ф.С.Блудова, А.Колошеин, генерал-майор, Әстерхан губернаторы П.Н.Кречетников, генерал-аншеф Ф.И.Ушаков, XIX йөздә – Казан өязе дворяннары башлыгы, секунд-майор И.Ф.Еремеев, А.М.Еремеева, Д.Михайлов, М.И.Кречетников, аның оныгы полковник Н.И.Шепелев, Д.Н.Прокопович-Антонский, Суворов-Рымникскийлар һ.б.). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм тимерчелек тарала.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында авыл тирәсендә Чистай сәүдәгәре Е.П.Логутовның һәм дворян Жуковларның экономияләре урнаша.

1849–1852 елларда авыл крестьяннары яңа алпавыт Н.И.Шепелевка һәм хакимиятләргә актив каршылык күрсәтәләр, 1905–1907 еллардагы революция вакытында да актив рәвештә җирбиләүчеләргә һәм хакимияткә каршы чыгалар.

1870 елда Жуков һәм приход халкы хисабына иске чиркәүгә алмашка Архистратиг Михаил һәм Изге Александр Невский исемендәге янкормалары белән агачтан Рождество чиркәве төзелә (сакланмаган, 2014 елда аның урынында истәлекле стела урнаштырыла).

1898–1901 елларда амбулатоория, даруханә, аш-су бүлмәсе һәм табиб йорты белән бергә агачтан 15 ятакка исәпләнгән земство хастаханәсе салына (беренче табибы – Г.Ю.Реш). 1912–1917 елларда табиб Д.Д.Авдеев башлангычында табибның таш йорты, кер юу бинасы булган 25 ятаклык кирпеч хастаханә төзелә (классицизм элементлары кергән рационалистик модерн стилендәге гражданнар архитектурасы истәлеге; 1990 елларга кадәр 50 ятаклы, хирургия, стоматология, йогышлы авырулар, бала тудыру бүлекләре урнашкан участок хастаханәсе буларак эшли, 2000 елларда сүтелә).

Шулай ук Д.Д.Авдеев җитәкчелегендә китапханә-уку өе һәм үзешчән театр белән бергә халык йорты оештырыла.

XX йөз башында авылда өченче участок земство башлыгының, полиция уряднигының фатирлары урнаша, земство мәктәбе (1888 елда аның каршында үрнәк китапханә, дүртенче бүлек ачыла, 1903 елда 77 ир бала һәм 23 кыз бала укый, кул эшләре буенча дәресләр бирелә), пар тегермәне һәм 6 җил тегермәне, 5 тимерчелек, буяу-ману урыны, казна шәраб кибете, 2 сыраханә, 8 вак-төякләр кибете эшли, җомгаларда базар уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 2764 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Изгар волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Татар Ялтаны авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Восход» колхозы оештырыла. Соңрак шулай ук «Изгар», «Урожай», «Сталинец» колхозлары эшли, 1950 елдан авылда – эреләндерелгән Киров исемендәге колхозның (аңа Рус Ялтаны авылы да керә), 1957 елдан «Алга» совхозының (шулай ук аңа Татар Ялтаны авылы карый, 1972 елдан ул – совхозның үзәк утары; 1965 елга кадәр хуҗалыкка Акбулат, Ишәле, Чуаш Ялтаны, Кәрәкә Күле, Керәшен Ялтаны, Рус Ялтаны, хәзерге Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары авыллары керә) үзәк утары урнаша. 1994 елдан авылда – «Агрохимсервис» предприятиесенең «Изгар» ярдәмче хуҗалыгы, 2017–2019 елларда «Изгар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшләп килә (1988 елгы ике катлы типик бинада, 1960 елдан – сигезьеллык, аңа кадәр – элекке чиркәү бинасында җидееллык мәктәп).

Авылда клуб (1955 елда элекке алпавыт йортында (сакланган) ачыла, 2007 елдан элекке мәктәп бинасында урнаша), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлеге – Изгар шәһәрлеге (монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

В.Д.Авдеев (1908–1981) – геоботаник, биология фәннәре докторы, Киев университетының Ровно факультеты биология кафедрасы мөдире (1963–1971);

Л.И.Анчикова (1936 елда туган) – эндокринолог, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы;

И.В.Клюшкин (1948 елда туган) – нур ярдәмендә диагноз куючы, хирург, медицина фәннәре докторы, Казан медицина университетының педиатрия факультеты деканы (2001 елдан).

Халык саны

1782 елда – 585 ир-ат;
1859 елда – 1383,
1897 елда – 2047,
1908 елда – 2053,
1920 елда – 2351,
1926 елда – 1948,
1938 елда – 1516,
1949 елда – 944,
1958 елда – 803,
1970 елда – 645,
1979 елда – 334,
1989 елда – 211,
2002 елда – 236,
2010 елда – 197,
2021 елда – 138 кеше (руслар – 84%).