Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая (Новая) Тохтала исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 4 тегермән, 4 ярма яргыч, мануфактура һәм 8 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2506 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1970 елларда авыл Тукай исемендәге колхоз составына керә. 1995−2005 елларда Тукай исемендәге күмәк предприятие. 2007 елдан “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян-фермерлык хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла,1932 елда − колхоз яшьләре, соңыннан – сигезьеллык (1963 елда яңа бина төзелә), 1993 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (2016 елда мәктәпкә кушыла), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2008 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Яндуа” чишмәсе бар.

Авыл янында монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге (2 авыллык), шулай ук курган һәм курганлы төркем табыла (чоры ачыкланмаган).

Күренекле кешеләре

С.Г.Гайфетдинов (1900−1953) – генерал-майор, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, 4 Сугышчан Кызыл Байрак, Өченче дәрәҗә Польша “Грюнвальд тәресе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 125;
1859 елда – 913,
1897 елда – 1578,
1908 елда – 1896,
1920 елда – 1964,
1926 елда – 1291,
1938 елда – 922,
1949 елда – 903,
1958 елда – 744,
1970 елда – 697,
1979 елда – 621,
1989 елда – 337,
2002 елда – 375,
2010 елда – 335,
2015 елда – 308 кеше (татарлар).