- РУС
- ТАТ
галим агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое (1966)
1935 елның 10 апреле, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы — 1983 елның 10 сентябре, шунда ук.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1966).
Хезмәт эшчәнлеген 1946 елда Кукмара районының Сталин исемендәге колхозында башлый.
1946–1956 елларда Грозный шәһәрендә ташчы, Яшел Үзәндә 2 нче ФЗӨ мәктәбендә мастер, Кукмара районының Яңил авылында ташчы һәм районның төзелеш оешмасында ташчылар бригадиры булып эшли.
1959–1983 елларда Кукмара районының «Коммунизмга», «Заветы Ильича» колхозларында рәис.
Шакиров җитәкләгән елларда (1959–1980) «Коммунизмга» колхозы республикада иң зур бәрәңге үстерүче хуҗалыкка әверелә. Бәрәңге җитештерү 9 мең т га җитә, сату — 5 мең т, 1 га дан уңышы — 230 ц тәшкил итә. Бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 4,6 ц дан 23,6 ц га, еллык савым уртача һәр сыердан 1947 кг нан 2871 кг га кадәр арта.
1966–1971 елларда СССР ЮС депутаты.
Герой исеме җитештерүне арттыруда, бөртекле һәм терлек азыгы культураларын әзерләүдә ирешелгән уңышлары һәм техникадан югары җитештерүчән файдаланганы өчен бирелә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын, ике көмеш медале белән бүләкләнә.
Зур Сәрдек урта мәктәбе территориясендә Шакировка бюст куела (1990).
Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978): Док. очерки. К., 1984;
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.
Автор — И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.