Эчтәлек

Казандагы Ушкова йорты. Архитектор К.Л.Мюфке. 1904-1907 еллар

ХХ гасыр башы фотосы

Шәһәр үзәгендә Кремль урамында урнашкан. 1907 елда эре эшмәкәр А.К.Ушковның хатыны З.Н.Ушкова өчен архитектор К.Л.Мюфке проекты буенча төзелгән.

Модерн һәм барокко элементлары кушылган, романтик юнәлештәге эклектика стилендә бизәлгән бай шәһәр йорты. Ике катлы, кирпечтән төзелгән һәм штукатурланган бина, Кремль урамы ягыннан эчке ишегалдына кергәндә чуен капкалы аркасы бар.

Йортның икенче катындагы сулъяк өлешенә урнашкан кунак һәм торак бүлмәләренә вестибюльдән шәрекъ стилендә эшләнгән үзәк баскыч алып менә. Төп зал ампир стилендә хәл ителгән. Аңа мавритания стилендәге зал һәм тау токымнары асылынып торган мәгарә рәвешендә бизәлгән кышкы бакча кушылып киткән. Төрек стилендәге кунаклар кабул итү залы почмагында челтәр рәшәткәле балкон белән әйләндереп алынган чыгынты — эркер бар. Эркер түгәрәк тәрәзәләр — люкарналар урнаштырылган уксыман биек гөмбәз белән төгәлләнгән. Биналарның интерьерлары биек көзгеләр, бронза сыннар, төсле витражлар, кара имәннән әзерләнгән панельләр, мул итеп алтын йөгертелгән әвәләмәләр белән бизәлгәннәр.

Интерьерларның купшылыгы биек аркалы һәм туры почмаклы тәрәзәләр, вазалы аттик парапетлар белән төгәлләнгән чыгынты-ризалитлы фасадларына туры килеп тора. Фасадларның яссылыгы үсемлек рәвешендәге рельефлы әвәләмәләр белән бизәлгән.

Йорт хуҗасы аны 1915 елда Казан губерна земствосына сата.

1919 елда бинада губерна китапханәсе, хәзер Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнаша.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                              

Автор — Х.Г.Надыйрова