Биографиясе

1938 елның 16 сентябре, Казан – 2011 елның 24 июне, Мәскәү.

Казан Зур драма театры каршындагы студияне (1961) һәм МХАТның мәктәп-студиясен Г.А.Георгиевский классы буенча тәмамлый (1966).

Ульянов драма (1961–1962), Ленин комсомолы исемендәге Ленинград (1969–1970), А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма (1970–1971), Калинин драма (1962–1969, 1971–1987) театрларында эшли.

1987 елдан М.Горький исемендәге МХАТ сәхнәсендә.

Иҗаты

Паратов, Окаёмов, Беркутов, Мамаев («Бирнәсез кыз», «Чибәр ир кеше», «Бүреләр һәм сарыклар», «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Андрей, Чебутыкин, Яша, Лопахин («Өч сеңел», «Чия бакчасы», А.П.Чехов), Ноздрёв («Үле җаннар», Н.В.Гоголь әсәре буенча), Цыганов («Варварлар», М.Горький), Банко, 1 нче кабер казучы («Макбет», «Гамлет», У.Шекспир), Поза, Лестер («Дон Карлос», «Мария Стюарт», Ф.Шиллер), Ричард («Барысы да бакчада», Э.Олби), Агностос («Эзоп», Г.Фигейреду), Прохор Громов («Миллионщик», В.Я.Шишковның «Хәсрәт дәрьясы» романы буенча), Брюханов («Синең исемең», П.Л.Проскурин) кебек шактый күп күренекле рольләрдә уйный.

Кинодагы рольләре: Фрол Курганов («Күләгәләр көн үзәгендә югала», 1972), Котовский («Соңгы гайдук», 1973), Георгий Седов (шул исемендәге фильм, 1975), Шарков («Икебезгә бер шанс», 1999) һ.б.

Актёрның сәхнә һәм экраннардагы күпчелек эшләре геройларның психологиясенә тирән үтеп керү, аларның тышкы кыяфәтләрен һәм үз-үзләрен тотышларын чын тормыштагыча бирү, сәхнәдә яшәешләренең табигыйлеге, үзе тудырган образның социаль һәм идея эчтәлегенә төгәл туры килүе белән аерылып торалар.

Бүләкләре

Дуслык ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ефремова В. Поиски сути. М., 1982;

Чуйков А. Открыть новую звезду // Театр. жизнь. 1982. № 7.

Автор – А.С.Иванов