Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 686 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Олы Мәтәскә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Тәмте-Мәтәскә» колхозы оештырыла. 1948 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1950 елдан) Фрунзе исемендәге колхозда (үзәк утары – башта Ямбулат авылы, 1960 елларның икенче яртысыннан. – Олы Мәтәскә авылы; шулай ук Югары Мәтәскә, Ямбулат авыллары да керә), 1990 елда Ямбулат авылы белән бергә «Таң» колхозы (үзәк утары – Ямбулат авылы) оештырыла, 1997 елда «Таң» күмәк предприятиесенә үзгәртелә, 2015 елдан «Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сарык асраучылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2022 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан Олы Мәтәскә урта мәктәбе филиалы) эшли. Мәчет (2012 елдан) бар.

Авыл янында эпиграфика истәлеге – Тәмте-Мәтәскә кабер ташы (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер), археология истәлеге – Тәмте-Мәтәскә каберлеге (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 325,
1897 елда – 456,
1908 елда – 509,
1920 елда – 536,
1926 елда – 462,
1938 елда – 377,
1949 елда – 368,
1958 елда – 265,
1970 елда – 168,
1979 елда – 175,
1989 елда – 115,
2002 елда – 98,
2010 елда – 96,
2020 елда – 62 кеше (татарлар).