Бөтен җирдә таралганнар. Төче суларда, сирәк кенә диңгезләрдә һәм туфракта яшиләр.

Гадәттә, гәүдә озынлыгы берничә мм яки см дан 60 см га кадәр. Эчәк төп 3 тармак (икенче исеме шуннан) хасил итә. Татарстан сулыкларында, аеруча кара күпкүз (Polycelis tenuis), – гадәти төр. Озынлыгы 10-12 мм, төсе кара көрәннән карага кадәр. Авыз куышлыгы корсак ягында урнашкан, йоткылыгы җыерчыклы типта. Җенес системасының төзелеше катлаулы, ул исә еш очраучы һәм тышкы кыяфәте белән аерылмаучы икенче бер P.nigra төрен аеру өчен билге булып тора.

Зәңгәр күлдә ак планария (Dendrocelum pacteum) табыла. Саны 23,5 экз./м2 (2002).Сирәк төрләре Аргы Кабан, Раифа күлләрендә күренә. Гәүдә озынлыгы 15-30 мм, киңлеге 5-6 мм, ак яки алсу төстә, алгы очында ике күз урнашкан. Вак кыслачыклар, бөҗәк личинкалары, башка умырткасыз хайван калдыклары белән туена.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).