Үзәк Европа һәм Азиядә таралган. Ареалның төньяк чиге Архангельск–Якутск линиясе буенча уза. Игенчелек алга киткән районнарда аеруча күп.

Гәүдәсенең озынлыгы 44 см тирәсе. Каурый капламы шәмәхә-зәңгәр төсмерле кара төстә. Томшыгы озын, төбендә каурыйсыз, орлык, суалчан һәм бөҗәкләрне казып алырга җайлашкан. Күчмә кош. Көньяк-көнчыгыш Европа тигезлекләрендә һәм Урта Азиядә кышлый. Язның беренче хәбәрчеләре. Татарстан территориясенә, гадәттә, мартның 2 нче ункөнлегендә кайта. Март ахырында кара каргалар иске ояларын яңартырга һәм яңаларын төзергә керешә. Урман буйларында, агачлыкларда, парклардагы биек агачларда оялый. Октябрь ахырында – ноябрь башында очып китә.

Зарарлы бөҗәкләрне, кимерүчеләрне юк итә.

Орлык һәм шытымнарны чукып зыян китерә.